news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Чувашиядән алып Ульяновск өлкәсенә кадәр илкүләм сукмак барлыкка киләчәк

Аның озынлыгы 360 километр тәшкил итә. 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда илкүләм сукмак концепциясен эшли башладылар. Проект Иделнең уң яры буйлап урнашачак, аның озынлыгы 360 километр тәшкил итә. 

«Без иң амбициоз проектыбызга — Татарстан Республикасының илкүләм сукмагына старт бирдек. Чувашия чигеннән алып Ульяновск өлкәсенә кадәр Иделнең уң яры буйлап 360 чакрым озынлыктагы сукмак төзү концепциясе эшләнде», — диде ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә «Табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов Татарстанда һәм Россиянең якын төбәкләрендә туристлык җәяүле маршруты булдыру өчен зур потенциал барлыгын белдергән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100