news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Чулман елгасы аша тагын бер боз кичүе ачылды

Бүген 11.00 сәгатьтә Соколка — Яңа Кама аръягы маршруты буенча хәрәкәт башланды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Чулман елгасы аша Соколка — Яңа Кама аръягы маршруты буенча тагын бер боз кичүе ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 11.00 сәгатьтә республиканың Мамадыш районында Соколка — Яңа Кама аръягы (Новый Закамский) маршруты буенча Чулман елгасы аша боз кичүе ачылды. Кичү тәүлек буе эшли. Боз кичүеннән 2,5 тоннага кадәр авырлыктагы автотранспорт чарасына чыгу рөхсәт ителгән.

«Татар-информ» элек бүген Татарстанда берьюлы өч боз кичүе эшли башлаганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100