news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чуаш, удмурт, мари, мордва телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүчеләр билгеле

9-11 нче сыйныф укучылары туган тел олимпиадасында катнашты.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 23-25 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Чуаш теле һәм әдәбияты буенча Алексеевск, Аксубай, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары, мари теле һәм әдәбияты буенча — Актаныш, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районнары укучылары җиңүче булды.

Удмурт теле һәм әдәбияты буенча Әгерҗе, Балтач, Кукмара районнары укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Мордва теленнән җиңүчеләрне һәм призерларны Бөгелмә һәм Тәтеш районнары укытучылары әзерләгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot