news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чуаш халык иҗаты фестиваленә заявкалар кабул ителә

Фестивальдә катнашучыларга чуаш халык җырларын, такмакларын, авторлык композицияләрен башкарырга тәкъдим итәләр.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 9 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак чуаш халык иҗаты фестиваленә заявкалар кабул итү башланды. Фестивальдә катнашучыларга чуаш халык җырларын, такмакларын, шулай ук авторлык композицияләрен башкарырга тәкъдим итәләр, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте.

Оештыручылар фестивальдә теләге булган төрле милләт халкы катнаша ала, дип белдерәләр. Аерым башкаручылар да, халык уен кораллары оркестрлары да, катнаш ансамбльләр дә, шулай ук такмакчы солистлар һәм халык иҗаты вокаль группалары да фестивальдә үз осталыкларын күрсәтә ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100