news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда читтә яшәүче татарлар өчен махсус туристик маршрутлар төзеләчәк

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты туроператорлардан тәкъдимнәр көтә.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты республикадан читтә яшәүче татарлар өчен махсус туристик маршрут төзергә ниятли, дип хәбәр итә комитетның матбугат хезмәте. Әлеге маршрутка татарлар тарихы, мәдәнияте, традицияләренә бәйле чара һәм вакыйгалар, тарихи объектлар, милли бәйрәмнәр белән танышу керер дип ниятләнелә. Шул уңайдан хәзерге вакытта республиканың туроператорларын үз маршрутларын тәкъдим итеп, Туризм буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлеккә чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot