news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чит илләрдән килгән эшчеләр кылган җинаятьләр саны арткан

Алексей Песошин әйтүенчә, мигрантлар арасында Россия законнарына буйсынуга юнәлдерелгән профилактик эш үткәрергә кирәк

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга чит илдән килгән гражданнар 2014 нче елда республика территориясендә 423 җинаять кылган, шул исәптән 102 караклык, 67 мошенниклык теркәлгән. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 46 фактта һәм ялган документлар ясату белән бәйле 27 фактта мигрантларның кулы уйнаган. Әлеге мәгълүматлар бүген Федераль миграция хезмәте ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.

“2013 нче ел белән чагыштырганда, республикада “чит ил” җинаятьчелеге 17 процентка үсеш кичерә. Җинаятьләр кылуда, аеруча, Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары катнашкан. Мигрантларның үзләренә мөнәсәбәттә эшләнгән 241 җинаять теркәлгән. Бу әле рәсми саннар гына”, - дип билгеләп узды докладында Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов.

Тулаем алганда, утырышта катнашкан ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин идарә эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм ирешелгән казанышлар өчен хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай да, камилләшүгә резервлар бар әле, дип саный ул.

А. Песошин 2014 нче елда админстратив сөрелүгә каралган чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәге булдырылганын искәртеп, республика чаралары хисабына бинаның капиталь төзекләндерелеп, территориясе ямьләндерелгәнен билгеләп узды. Былтыр махсус учреждениегә 1100 чит ил гражданы урнаштырылган, аларның 965е Россиядән куылган.

Алексей Песошин миграция сәясәтенә бәйле тискәре якларны әйтеп узды. Алар – чит ил гражданнары катнашындагы җинаятьчелек, мигрантларның Россия салым законнарына буйсынмавы, акчаның күпләп читкә китүе. “Законсыз миграциягә һәм законсыз хезмәт эшчәнлегенә каршы тору идарәнең мөһим бурычларының берсе булып кала. Контрольдә тотылмаган миграция җинаятчелек үсешенә китерә”, - дип белдерде Алексей Песошин. Аның әйтүенчә, гомуми җинаятьләр структурасында алар катнашында эшләнгән җинаятьләр саны зур булмаса да, моны игътибардан читләштерү мөмкин түгел.

Ул шулай ук соңгы ике елда миграция белән бәйле законнарның үзгәрүен, керүне чикләү һәм куылуга хөкем итү кебек чараларның киң кулланыла башлавын билгеләп узды. “Әмма моның белән генә тынычланырга ярамый. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР халыклары ассамблеясы белән хезмәттәшлектә, милли диаспора вәкилләре аша чит ил кунаклары арасында, беренче чиратта, Россия законнарына буйсынуга юнәлдерелгән профилактик эш үткәрергә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин, агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан, легаль булмаган чит ил эшче көчләре проблемаларын хәл итүгә йөз тоткан чит ил гражданнары өчен патентлар рәсмиләштерүнең яңа системасы үз көченә кергәнен искәртте. “Патентлар рәсмиләштерү механизмы чит илдән эшчеләрне җәлеп итү тәртибен күпкә гадиләштерә, шул ук вакытта чит илдән килгән эшчеләргә карата таләпләр катгыйландырылды. Безнең тарафтан бу юнәлештә зур эш башкарылды. Медицина документларын, рөхсәт кәгазьләрен бирүгә вәкаләтле медицина һәм белем бирү оешмалары билгеләнде. Бу система республикада мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә эшләтеп җибәрелергә тиеш. Әлеге мәсьәләдә төп рольне миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе уйный”, - дип белдерде ул.

А.Песошин Украинадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, вакытлыча сыенып тору урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуына тукталды. Узган елда 4 мең 600 гражданга вакытлыча яшәп тору урыны бирелгән. Аның әйтүенчә, якындагы арада тагын ике төркемнең килүе көтелә. Ул чыгышында быел июль-август аенда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты уздырылуга нисбәтле миграция идарәсе хезмәткәрләренең эше артачагын искәртте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100