Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе юл билгесенә килеп бәрелгән
«Тойота» машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыдан үз хәбәрчесе хәбәр итте.
5 апрельдә Тукай районындагы Чаллы – Боерган-Илбухтино трассасының беренче километрында, «Тойота» машинасы юл билгесенә һәм ЛЭП баганасына бәрелеп, кюветка төшеп киткән.
37 яшьлек чит ил машинасы хуҗасының машина йөртү стажы - 19 ел. Ир-ат 2019 һәм 2020 елның берничә аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиде тапкыр бозган.
Юл-транспорт һәлакәтендә ул җәрәхәтләнгән. «Тойота» шоферы Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз