news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил машинасы борылыш ясаучы фурага бәрелеп, фаҗига булган

Нәтиҗәдә, йөртүче ир-атның гомере өзелгән

  (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында "Дэу Нексия" автомобиле белән "MAN"  автомобиленең тагылма арбасы бәрелешү нәтиҗәсендә, 1971 елгы ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Һәлакәт кичә 21.25 сәгатьтә Мәскәү-Уфа автоюлының 819 нчы километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүчесе куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм сул полосада борылыш ясау өчен туктаган "MAN"  автомобиленең тагылма арбасына бәрелгән.

Җиңел машина йөртүчесе тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot