news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чит ил гражданнары коронавирустан түләүле вакцинация уза ала

Прививканың бәясе 1 200 сумнан артмаячак.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда чит ил гражданнарына коронавирустан вакцина ясый башлаячаклар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, бу мәсьәлә шактый озак хәл ителде. Медицина учреждениесенә вакцина федераль бюджет акчаларыннан финанслау хисабына керә, шуңа күрә элек чит ил гражданнары аңа исәп тота алмаган.

«Шушы көннәрдә генә без РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килешү алдык, атна ахырында безгә „Спутник Лайт“ вакцинасы партиясе кайтачак. Бу бер компонентлы вакцина, аны түләүле нигездә чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга ясаячакбыз. Киләсе атнада моның белән шөгыльләнәчәк медицина оешмалары билгеләнәчәк», — дип сөйләде спикер.

Лопушов шулай ук вакцинага куелган бәя белән дә уртаклашты. Аның сүзләренчә прививканың бәясе 1 200 сумнан артмаячак. Бу бәягә вакцинаның үзе, медосмотр һәм, кирәк булганда, күчмә вакцинация бәясе кертеләчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100