news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Чиста һава” операциясе дәвам итә

Экология таләпләрен бозучы 780 нән артык автомобиль ачыкланган

(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”). Татарстанда “Чиста һава” операциясе дәвам итә. Узган 4 ай эчендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экология куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең “Лаеш” һәм “Закат” постларында 3321 автомобиль тикшерелгән.
Экология таләпләрен бозучы 780 нән артык автомобиль ачыкланган. Аларның шоферларына һавага бүленеп чыгучы газларда зыянлы матдәләрнең күләме тиешле нормадан артып киткән механик транспорт чараларын файдаланган өчен беркетмәләр тутырылган.
Шулай ук “Чиста һава” операциясе нәтиҗәләре буенча узган атнада 2 вазифаи затка карата административ материаллар каралган. Аларга 1500 сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылган, дип хәбәр ителә дәүләт инспекциясенең ТР Экология һәм табигый ресруслар министрлыгының рәсми сайтында дөнья күргән хисабында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100