news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чиркәүләргә карата вандаллык актларын кылуда катнашы булган ир-атны эзлиләр

Интернетта ирнең фотороботы барлыкка килде

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Лениногорск муниципаль районы сайтында чиркәүләргә карата вандаллык актларын кылуда шик астына алынган ир-атның фотороботы барлыкка килде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, җинаять кылучы, хәрәкәт итү өчен, «ВАЗ-2114», «Приора», «Калина» автомобильләреннән файдаланырга мөмкин.

Гражданнардан, шикле автомобильләр һәм эзләнелә торган ир-атка ошаган кешеләр күренсә, тиз арада районнардагы эчке эшләр бүлекләренә һәм федераль куркынычсызлык хезмәте бүлекләренә мөрәҗәгать итүләрен, шулай ук ул файдаланган автотранспортның дәүләт номерларын теркәп калуларын сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot