news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Чиләбедән китерелгән йомыркаларны кош гриппына тикшерү нәтиҗәләре билгеле

Быел Чиләбе өлкәсе кошчылык фабрикасында түбән патологияле кош гриппы ачыкланган.

Татарстанда Чиләбедән китерелгән йомыркаларны кош гриппына тикшерү нәтиҗәләре билгеле
Султан Исхаков

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кош гриппын кисәтү максатыннан, Татарстанның 32 районында Чиләбедән сатып алынган йомыркалар тулысынча тикшерелгән. Нәтиҗәләре тискәре булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, быел Россиядә түбән патологияле кош гриппы Чиләбе өлкәсе кошчылык фабрикасында ачыкланган. Белгечләр әйтүенчә, бу югары патологияле вирус белән чагыштырганда, алай куркыныч түгел, кошлар 100 процент үлми, итен термик эшкәртүгә җибәрергә ярый.

Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук, быел Башкортстанның Туймазы районында «Агро Гусь» җәмгыятендә кош гриппы табылганын әйтте. «Владимирда махсус лабораториядә тикшергәннән соң, ул очрак расланмаган», — диде.



Галерея: Пресс-конференция «Профилактика птичьего гриппа и других особо опасных заболеваний»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100