Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны дәвам итә
Татарстанда «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны дәвам итә. Проект Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм Актерлар йортының-артистларны, режиссерларны, драматургларны һәм тамашачыларны берләштерүче иҗат мәйданчыгының 85 еллыгына багышлана. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марафон 2026 елның маенда старт алды. Һәр ай саен Татарстан театрларының берсе Актерлар йортында тематик көннең төп героена әверелә. Программага спектакльләр күрсәтү, мастер-класслар, иҗади очрашулар, костюмнар һәм декорацияләр күргәзмәләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары керә.
Үз программаларын Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Яшел Үзән музыка театры, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тәкъдим итте инде. Тамашачылар мастер-классларда, спектакль-променадларда, артистлар һәм режиссерлар белән иҗади очрашуларда, интеллектуаль викториналарда катнаштылар.
Алда – яңа театр көннәре:
14 ноябрь – Әлмәт татар дәүләт драма театры;
9 декабрь – Түбән Кама Татар дәүләт драма театры.
Проект 2027 елда да дәвам итәчәк – алда яңа театрлар, яңа программалар һәм тамашачылар белән яңа очрашулар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз