news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Чикләрсез радио” халыкара фестивале башланды

Радио өлкәсендә хезмәт куючылар тәҗрибә уртаклашу һәм көндәлек проблемалар хакында фикер алышу максатыннан Казанда «Корстон» комплексыда җыелды.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда “Чикләрсез радио” дигән беренче халыкара фестиваль старт алды. Россия, БДБ илләре, Латвия һәм Литва илләре радиоөлкәсенең 170тән артыкк хезмәткәре өчен Казанның «Корстон» комплексы тәҗрибә уртаклашу һәм көндәлек проблемалар хакында фикер алышу урыны итеп сайланган.

Кичә фестивальдә катнашучылар Казан белән танышты – алар өчен экскурсияләр оештырылган иде. Шулай ук алар «Татмедиа» медиахолдингында һәми «Эфир» телеканалында булдылар.

Бүген фестивальдә катнашучылар Россиянең әйдәп баручы радиостанцияләрендә, шул исәптән Симферопольнең «Крым Точка» һәм Татарстанның «Болгар радиосы», «БИМ-радио» алып баручыларының презентацияләрен тыңлаячаклар. Түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар оештырылачак.

Фестивальнең  модераторы - «Радио Книга»ның баш мөхәррире һәм Россия Радиологлар академиясе академигы Егор Серов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100