news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өченче мөселман яшьләр форумы башланды

Быелгы форум Коръән өйрәнүгә юнәлтелгән.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә 3нче мөселман яшьләре форумы ачылу тантанасы узды. Форум беренче тапкыр кышын уза. 

Форумда Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән вәкилләр - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле 20 егет һәм 20 кыз - барлыгы 40 делегат катнаша. Алар арасында тумышлары белән Россия регионнарыннан булучылар да, шулай ук шулай ук чит ил - Йәмән, Нигерия  гражданнары да бар. Алар хәзерге вакытта Татарстандагы дини уку йортларында уку сәбәпле, форум делегатлары итеп сайланган. 

Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарате рәисенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов катнаштылар.

Форумның гадәттәгечә җәен түгел, кышын уздыру сәбәбен Диния нәзарәтенең яшьләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова чараны "Салкын, әмма саф һавада" уздыру теләге белән аңлатты. "Күбрәк Коръән өйрәнүгә юнәлдерелү сәбәпле, форманы “Коръән мәктәбе” дип атадык”, - ди ул.

Бу форумның максаты - катнашучыларның Коръән буенча гыйлемнәрен күбәйтү. Шул ук вакытта спорт чаралары, квестлар һәм экскурсияләрдә булачак, диде ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин форумга эләгү - яшьләргә килгән уңыш дип әйтеп, бер хәдисне мисал итеп китерде. “Коръәннән укыган һәр хәреф өчен, Аллаһ Тәгалә безгә савап бирә. Сезгә Раббыбыз күбрәк савап алырга мөмкинлек биргән. Коръән мәктәбе - бөтен кешегә дә бирелмәгән бөек мөмкинлек”, - диде ул.

Рөстәм хәзрәт катнашучыларга вакытларын бушка уздырмаска, алдагы дүрт көндә тулысынча Коръән өйрәнүгә бирелергә тәкъдим итте.

"Безнең кесәбездә, өстәлләребездә, машиналарыбызда Коръән. Әмма, кызганычка каршы, бу дөнья игътибарны читкә юнәлтә. Һәрвакыт Коръән укып булмый. Бу безнең көчсезлек, гөнаһ. Аллаһ Тәгалә безне моңардан коткарсын иде. Коръән - Пәйгамбәребезнең могҗизасы. Аның башка могҗизалары турында укып кына белә алсак, монысын тотып та карый алабыз”, – дип искәртте Рөстәм хәзрәт.

Айрат Фәизов гыйлем алырга, тәҗрибә җыю өчен форум һәм лагерьларны иң яхшы ысул дип саный. “Уку йортларында булганда, сез үзегезнең шәхси тормышыгыз, башка нәрсәләр турында да уйлыйсыз.Ә лагерьларда сез тулысынча гыйлем алуга, бер-берегез белән аралашуга чумасыз”, - дип аңлатты ул фикерен.

Сүз уңаеннан, Айрат әфәнде катнашучыларны узган студентлар көне белән котлап үтте.

Казан шәһәре башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов проектларның яшьләр гыйлемле, тәрбияле, үрнәк мөселманнар булсын дип эшләнүен, һәм катнашучыларны киләчәктә шундый чараларның оештыручылары буларак күрәсе килүен белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100