Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өченче көн рәттән коронавирустан терелүчеләр саны йоктыручылардан күбрәк
20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда бер тәүлек эчендә 103 кеше терелгән, ә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 61 кешегә арткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 61 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган», — диде Галимова.
20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана. Аларда авыру җиңелчә формада, симптомнар күзәтелми, дип ачыклык кертте Галимова.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1980 очрагы теркәлгән.
«Шул ук вакытта, яхшы тенденция дә күзәтелә. Бүгенге көндә 843 кеше (узган тәүлектә — 103) терелде», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Республикада инфекция йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз