news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өченче көн рәттән 283 кешедә Covid-19 ачыклана

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус белән 136 149 кеше авырды.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус белән авыруның 283 очрагын теркиләр.

Соңгы тәүлек эчендә 48 кешене хастаханәгә салганнар. Россиянең Стопкоронавирус порталы мәгълүматлары шул турыда сөйли.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус белән 136 149 кеше авырды. 125 792 кеше савыккан, узган тәүлектә 242 кеше сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100