Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда чалыначак корбан сарыкларының яртысы чит төбәкләрдән кайтарылган
Сарыклар Әстерхан, Волгоград өлкәсе, Калмыкия, Дагъстаннан кайтарыла.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Һәр елны корбан чалырга теләүчеләр саны якынча 10-15%-ка арта. Бу хакта “Татар-информ” матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сөйләде.
“Корбан чалырга теләүчеләр саны арту белән, корбан чалу урыннарына караган таләпләр дә арта, – дип белдерде Илдар хәзрәт. – 10-15 ел элек тәртипсез рәвештә, аерым билгеләнмәгән урыннарда чалу очраклары күзәтелсә, хәзер әлеге урыннар катгый билгеләнгән. Быел Казан буенча корбан чалу өчен 17 урын каралган. Һәр елны корбан чалырга теләүчеләр саны якынча 10-15%-ка арта”.
Корбанга дигән сарыклар гадәттә Волгоград өлкәсе, Әстерхан, Калмыкия, Дагыстан кебек төбәкләрдән кайтарыла. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенчә, республикада чалынган корбаннарның яртысы чит төбәкләрдән кайтарылган. “Үзебезнең фермерларга сарык үрчетү белән күбрәк шөгыльләнүләрен сорап мөрәҗәгать итәсебез килә. Республикада үстерелгән корбанлыкларның саны күбрәк булсын иде”.
Рөстәм хәзрәт сүзләренә караганда, Казанда аерым билгеләнгән урыннарда 6 меңләп сарык чалыначак. Шәхси йортларда чалыначак корбаннарны исәпкә алсаң, башкалада якынча 10 меңләп мал корбанга китереләчәк.
Диния нәзарәте, мәчетләр тарафыннан әзерләнгән исемлекләр буенча, корбан итләре мохтаҗларның нинди дин, милләт вәкиле булуына карамастан, һәркемгә таратылачак.
Быел Диния нәзарәте 2 меңгә якын сарык чала. Корбан ите республика мөхтәсибәтләрендәге мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз картларга “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан таратылачак.
Корбанга сарык һәм сыердан тыш, дөяләрне дә чалырга мөмкин булачак. "Интернетта мондый игъланнар бар. Дөяне корбанга китерүне күбрәк бизнес проект буларак карарга мөмкин. Диния нәзарәте эшмәкәрлек юнәлешендә эшләми. Дөяләрне чалалар икән, Аллаһ Тәгалә корбаннарын кабул итсен," - дип белдерде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз