news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Чаллы Яр” мәчете төзиләр

Мәчет Казан-Уфа трассасының Орлов боҗрасы районында төзеләчәк һәм мосафирларга хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Изге Рамазан ае алдыннан Чаллыда 15 нче мөселман гыйбадәтханәсе – “Чаллы Яр” мәхәлләсе мәчете төзелә башлады, дип хәбәр итте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчет Казан-Уфа трассасының Орлов боҗрасы районында төзеләчәк һәм мосафирларга хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук якында гына “Притяжение" бистәсе дә урнашкан.

Мәхәллә имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров белдерүенчә (мәчет төзелеше аның җитәкчелегендә һәм финанс ярдәмендә алып барыла), ошбу гыйбадәтханә 210 кешегә исәпләнелгән, аның 21 метрлы манарасы юлчыларны ерактан ук үзенә дәшеп торачак. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, уку классы, имам, мөгаллим өчен эш бүлмәләре, иркен тәһарәтханәләр булдыру каралган. Ә территориядә хәләл кафе төзү ният ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

6 июньдә Чаллы имамнары имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла җитәкчелегендә “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән танышканнар. Аның барышында мәчетнең уңышлы төзелүен теләп Коръән укылды, дога кылганнар. Имамнар өйлә намазын да биредә укыган.

Соңыннан Ураза гаетенә әзерлек, мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча зур булмаган киңәшмә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100