news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чаңгы ярышларына 140 меңләп кешенең чыгуы көтелә

Казанда чаңгыга басучылар 20 меңнән дә ким булмас дип көтелә

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко катнашында узган “Лыжня России” XXX юбилей Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларына багышланган видеоконференциядә, турыдан-туры элемтәгә чыгып, Татарстанда әлеге спорт бәйрәменә әзерлек барышы белән таныштырды.
Турыдан-туры элемтә 8 субъект белән оештырылды. Беренче булып Татарстан чыгыш ясады. Рафис Борһанов сүзләренә караганда, 12 нче февраль көнне “Лыжня России” массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында республика шәһәр һәм районнарыннан 140 меңгә якын кешенең чаңгыда узышуы фаразлана. Казанда чаңгыга басучылар 20 меңнән дә ким булмас дип көтелә. “Лыжня Татарстана” исеме астында әлеге спорт бәйрәме республика шәһәр һәм районнарында да үткәреләчәк.
Рафис Борһанов әйтүенчә, традицион дистанцияләр белән беррәттән гаилә стартлары, бердәм студентлар узышы, шулай ук Казанда 2013 нче елда узачак Бөтендөнья Универсиадасы хөрмәтенә 2013 метрга VIP-узыш көтелә.
Министр якшәмбегә салкыннарның берникадәр артка чигүенә һәм барысы да яхшы узачагына өмет баглады. Без кешеләрнең бәйрәмнән канәгать булып китүе өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, – дип ышандырды ул.
Рафис Борһанов хәбәр итүенчә, Татарстанда 40 меңгә якын кеше даими рәвештә чаңгы шуу спорт төре белән шөгыльләнә. 7 Татарстан чаңгычысы 2014 нче елда Сочида узачак Олимпия уенннарында катнашу өчен кандидат булып тора.
“Без һәрвакыт 2013 нче елгы Универсиада хуҗабикәсе булган Казанга гына түгел, тулаем сезнең республикага тирән өмет баглыйбыз. Без биредә студентлар спорты үсеше өчен көчле инфраструктура булдыру өстендә эшлибез. Казанда Россия җыелма командаларын әзерләү буенча 4 илкүләм үзәк сафка басар дип фаразлыйбыз”, - дип белдерде Виталий Мутко Рафис Борһанов ясаган чыгышка җавап кайтарып. Ул шулай ук Татарстан хакимияте җитәкчелегенең дә чаңгы ярышларында актив катнашачагына өметен җиткерде.
Катнашырга теләүчеләрне теркәү 6-11 февраль көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә Казанның “Хезмәт резерлары” спорт комплексында оештырыла.
Ярышларның Казан районнарында тәгаен кайда оештырылуы турындагы мәгълүмат белән министрлык сайтында танышырга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot