news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чаңгы узышлары буенча республика беренчелеге ачыла

Спартакиадада Татарстанның барлык районнарыннан 250 спортчы катнашачак.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлсәрия Солтанова). Татарстанда яшь егетләр һәм кызлар арасында чаңгы узышлары буенча республика беренчелеге уза. Ярышлар 10-12 гыйнварда Зәй районының “Ялта-Зәй” чаңгы ярышларына әзерлек үзәгендә үткәрелә.

Спартакиадада Татарстанның барлык районнарыннан 250 гә якын спортчы катнашачак. Чемпионат программасында – эстафета, классик һәм ирекле стильдә төрле дистанцияләргә узышлар. Спартакиада нәтиҗәләре буенча күп очко җыйган яшь егетләр һәм кызлар Бөтенроссия беренчелеге финалына чыгачак. Бөтенроссия беренчелеге–универсиадасы да “Ялта-Зай” чаңгы ярышларына әзерлек үзәгендә 20 гыйнварда узачак. Универсиадада Россиянең  Чаңгы һәм биатлон буенча федерация президенты Елена Вяльбе катнашуы көтелә. Ул Астанада (Казахстан) узачак Бөтендөнья Универсиадасында катнашу өчен Россия җыелма командасына спортчылар сайлап алу тантанасында катнашачак. Татарстанның Чаңгы һәм биатлон буенча федерациясе җитәкчелеге сүзләренә караганда (президенты – Илшат Фәрдиев, “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры), Бөтендөнья Универсиадасында Татарстаннан 5 иң көчле яшь спортчы катнашыр дигән өмет бар.

Соңгы еллар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанның чаңгы һәм биатлон буенча җыелма командасы Россиядә иң көчлеләрдән санала. Алар Россия җыелма командасы составында Европа һәм Бөтендөнья ярышларында уңышлы гына чыгыш ясый.

Бүгенге көндә Татарстан җыелма командасы Россия субъектлары арасында өченче урында бара, ә хатын-кызлар командасы беренче урынга күтәрелде.

Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Италия, Германия, Норвегиядә узган Тур Де Ски халыкара чаңгы ярышларында катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Андрей Ларьков иң көчле ун спортчы исемлегенә керде. Анна Морковкина һәм Егор Казариновлар 2017 елның 30 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Америка Кушма Штатларының Парк Сити шәһәрендә узачак Бөтендөнья чемпионатында Россия данын яклаячак. Анна Нечаевская 20-21 гыйнвар көннәрендә Швециядә булачак Бөтендөнья кубогы ярышларында Россия җыелма командасы составында көч сынашачак. Көнчыгыш Европа кубогы ярышларында Татарстаннан Алия Ихсанова, Диләрә Сабирҗанова, Жанна Муравьева, Анна Нечаевская, Артем Николаевлар катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100