news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч яңа мәктәп төзү ниятләнелә

Якын арада “Салават күпере” микрорайонында мәктәп төзелешенә нигез ташы салыначак.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда өч яңа мәктәп төзү ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, якын арада “Салават күпере” микрорайонында мәктәп төзелешенә нигез ташы салыначак. Шулай ук быел Чаллыда, Арчада берәр мәктәп төзеләчәк. “Быел Казанда тагын бер яңа мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш”, - диде Алексей Фролов.

Искәртеп үтик, Дәүләт Советы утырышында да 2020 елга Татарстанда мәктәпләргә зур кытлык булачак дип сүз күтәрелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot