news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч укучының наркотикларга каршы үткәрелгән тесты уңай нәтиҗә биргән

Алар барысы да эре шәһәрләрдә теркәлде, диде Лариса Сулима.

Татарстанда өч укучының наркотикларга каршы үткәрелгән тесты уңай нәтиҗә биргән
Султан Исхаков, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан укучыларының наркотик матдәләргә карата медицина тикшерүе тестында өч уңай проба табылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима комитет рәисе Разил Вәлиевның соравына җавап биргәндә әйтте.

Разил Вәлиев мәгариф министры урынбасарына: “Ни өчен милли мәктәпләрдә тәртип бозучы балалар азрак?” дигән сорау бирде. Лариса Сулима исә миллилек принцибы буенча мониторинг алып барылмавын белдерде.

“Быел Татарстан укучылары арасында, наркотикларга каршы үткәрелгән тестта өч уңай проба табылды. Алар барысы да эре шәһәрләрдә теркәлде. Һөнәри уку йортлары студентлары төрле дәрәҗәдәге 58 хокук бозу гамәлендә гаепләнә. Алар арасында профилактика эшләре бара. Мәктәп эчендәге “учетта” 3042 бала тора, 2000нән артык бала балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәпкә алынган. Без бервакытта да тәртипсез балаларның кайсы мәктәптә: гомуми белем бирү мәктәбендәме, милли яисә коррекцион мәктәптә күбрәк булуын аерып карамадык, - диде Лариса Сулима.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100