news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч укучы, БДИ вакытында кагыйдәләрне бозу сәбәпле, имтиханнан чыгарылган

Алар имтиханны кабаттан бары тик икенче елга гына тапшыра алачак.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары чорында 3 укучы, кагыйдәләрне бозу аркасында, имтихан язу бүлмәсеннән чыгарылган, беркетмәләр төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтелде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сынаулар вакытында тәртип үтәлешенә карата катгый мөнәсәбәт булуын, шунлыктан катнашучылар да, оештыручылар да аз гына хилафлыклары өчен дә җәзага тартылуын ассызыклады. “Оештыручылар арасында да кагыйдә бозучылар булды. Мәгариф бүлекләре башлыкларын да шелтәләдек”, - диде министр.

Быел 2 укучы - кәрәзле телефоннан файдаланганы, 1 укучы белешмәлекләр кулланганы өчен имтиханнан куылган. Кагыйдәләрне бозганнары өчен, алар бары тик икенче елга гына имтиханны кабаттан тапшыра алачак.  Билгеләре канәгатьләндермәгән укучылар имтиханнарны сентябрьдә тагын бер кат биреп караячак. Тулаем алганда, БДИда кагыйдәләрдән тайпылу очраклары соңгы биш елда берникадәр кими. Былтыр, "шпаргалка"лар кулланган өчен, 4 укучы имтиханнан чыгарылган.

Төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) барышында 14 эшнең нәтиҗәләре кабул ителмәгән, 24 оештыручы административ җаваплылыкка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot