Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда чүплекләрне бетергән иң яхшы районнар билгеле булды
Республика территориясендә ачыкланган чүплекләр «Экологик карта» геомәгълүмат системасына кертелә.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда узган санитар-экологик икеайлык барышында республиканың күпчелек районнарының башкарма комитетлары ачыкланган хокук бозуларга оператив рәвештә җавап биргән һәм чүплекләрне вакытында юк иткән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Ике айлык дәвамында чүплекләрне бетерүнең 100 процент күрсәткечләре булган муниципалитетларны билгеләп үтәсем килә. Болар — Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау районнары, шулай ук Казан районнары да бар», — диде ул.
Министр шулай ук Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш һәм башка районнар администрацияләрен мактады.
Шадриков калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле барлык ачыкланган хокук бозулар «Экологик карта» — www.ecokarta.tatar.ru геомәгълүмат системасына (ГИС) кертелүен искәртте. Бөтен мәгълүмат онлайн-режимда бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз