news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чүп җыю оештырылган районнарда бер чүп өеме дә табылмаган - министр урынбасары

“Авыл җирлекләрендә чүпне тәртипләп җыялар, проблема юк”, - ди Фаяз Шакиров.

Татарстанда чүп җыю оештырылган районнарда бер чүп өеме дә табылмаган - министр урынбасары
архив/Султан Исхаков

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда чүп җыю оештырылган районнарда бер чүп өеме дә табылмаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, ТР табигатьне саклау Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров әйтте.

“Халыктан чүп җыю эше оештырылып бетмәгән районнар чүбен авыл чүплекләренә һәм полигоннарга чыгарып тордылар. Бер авырлыгы да булмады. Чүп җыю системасы башта авыррак кергән булса да, хәзер җирлек тә, халык та канәгать”, - ди Фаяз Шакиров.

Аның сүзләренчә, очкычта өстән күзәткәндә, чүп җыю оештырылган районнарда бер чүп өеме дә табылмаган, авыл чүплекләре дә бетерелгәне ачыкланган. “Кыскасы, авыл җирлекләрендә чүпне тәртипләп җыялар, хәзер андый проблема юк”, - дип ышандыра министр урынбасары.

Ул Әлмәт, Баулы, Мөслим районнарын үрнәк итеп китерде. “Аларда чүп контейнерлары да булдырылды. Сәүдә үзәкләрендә, социаль объектлардагы кебек үк, батарейкалар, лампалар, пластик шешәләр өчен авыл җирлекләрендә аерым әрҗәләр куелган очраклар бар”, - дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100