news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чүп-чар эшкәртү җайланмалары җитештерү заводы төзергә ниятлиләр

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында әлеге проектны тәкъдим иттеләр

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Татарстанның Алексеевски районында чүп-чар эшкәртү җайланмалары җитештерү заводын төзү проекты тәкъдим ителде. Әлеге эшне башкаруга алыначак Германия һәм Австрия инвесторларының бәяләвенчә, проектның смета бәясе 9 миллион евро тәшкил итә.
ТР экология һәм табигый ресурслар министрының инвестиция-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Алмаз Әхмәтшинның сүзләренә караганда, каты көнкүреш калдыкларының күләме ел саен артуга бәйле рәвештә Татарстанда көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләсе кискен тора. Әлеге максаттан республика районнарында каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өчен 30 дан артык полигон төзелгән. Әмма проблема тулысынча хәл ителмәгән – каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәйданчыклары бик тиз тула. Бүгенге көндә Татарстанның кайбер районнарында полигоннарның икенче һәм хәтта өченче чиратларын төзергә кирәк.
Шунлыктан урынннарда чүп-чарны сортларга аеру линияләре булдыру турында карар кабул ителә. Бүгенге көндә Татарстанның 20 дән артык районында шундый линияләр барлыкка килде. Аларны файдалануга тапшыргач каты көнкүреш калдыкларын төрле өлешләргә аеру мөмкинлеге туды. Чүп-чарның бер өлеше кәгазь, катыргы һәм башка әйберләр җитештерү өчен кулланыла. Пыяла, металл, поиэтилен алга таба куллану максатыннан эшкәртү предприятиеләренә озатыла. Тулаем алганда мондый технология, А.Әхмәтшин ышандырганча, чүп-чарның күләмен 7-8 тапкыр киметергә мөмкинлек бирә.
А.Әхмәтшин фикеренчә, әгәр Германия һәм Австрия инвесторлары республика территориясендә чүп-чар эшкәртү җайланмалары җитештерү заводын торгызса, бу каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү җәһәтеннән зур ярдәм булачак.
Австрия инвесторы Михаэль Левальдер сүзләренә караганда, Алексеевски муниципаль районында җитештерү күздә тотылган җайланмалар чүп-чардан синтетик ягулыкның бер төрен алу, шулай ук электр энергиясе эшләп чыгару өчен хезмәт итәчәк. Җайланманың бәясе 4 миллион евро тәшкил итә. Әмма, эшкуар раславынча, ул ике ел эчендә үк үзен аклаячак. Алексеевски районындагы завод кулланучыларга ай саен берәр җайланма җибәрә алачак. Сүз уңаеннан, инвестор ачыклык керткәнчә, Россиядә мондый заводлар юк.
Германия инвесторы Михаэль Ульч журналистларга чүп-чар эшкәртү җайланмалары җитештерү производствосының әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәве хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Германиядә мондый заводлар аз түгел. Алексеевски районында заводны төзү эшләре агымдагы елның урталарында башланыр дип көтелә.
Инвесторлар шулай ук журналистларга бүген проектның презентациясе генә узуы хакында хәбәр итте, чөнки ул ТР Хөкүмәте белән әле килештерелмәгән. Хәтта төзелешкә кирәкле документлар да юк. Бары тик Алексеевски муниципаль районы белән төзелешкә җир бүлеп бирү турында килешүгә ирешелгән. Өстәвенә, инвесторлар хәтта объектның смета бәясен дә төгәл исәпләмәгән. Бүгенге көндә шунысы төгәл билгеле: Татарстан завод төзелеше өчен бер тиен дә акча тотмаячак. Соңгы чиктә, ул Татарстан территориясендәге шәхси предприятие булыр дип көтелә.



news_right_1
news_right_2
news_bot