news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр

Кадрлар Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнде.

Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Алсу Әсәдуллина Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, ә Юлия Әдгамова белән Дамир Натфуллин Татарстан мәдәният министры урынбасарлары булды.

Алексей Тарабукин Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Моннан тыш, Светлана Персова белән Альберт Сәләхов Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе урынбасарлары булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot