news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч медицина хезмәткәре коронавируска каршы прививка ясаткан

Табибларның өчесе дә Казанда эшли, аларда вакцинаның тискәре йогынтысы сизелмәгән.

Татарстанда өч медицина хезмәткәре коронавируска каршы прививка ясаткан

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда өч медицина хезмәткәре Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Өч медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты. Барысы да үзләрен яхшы хис итә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Табибларның өчесе дә Казанда эшли, аларда вакцинаның тискәре йогынтысы сизелмәгән.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, республикага 40ка якын доза кайткан, ә монысы – сынау партиясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot