Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өч машина һәм фура бәрелешкән авария видеога эләккән
Үлем очрагы белән төгәлләнгән һәлакәт М7 трассасында кичке сәгать бишләр тирәсендә булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 декабрь,«Татар-информ»). Татарстанда өч автомобиль һәм фура белән булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән. Видеоязманы «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары җибәргән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария бүген кичке бишләр тирәсендә М7 трассасында булган. «ДЭУ» җиңел машинасын йөртүче узарга тырышканда, «Тойота» машинасына бәрелеп киткән, ә тегесе бәрелүдән каршы як полосага чыгып, «Мерседес» фурасы белән капма-каршы бәрелешкән. «ДЭУ» көчле бәрелүдән «Сузуки»га килеп кергән.

Авариядә «ДЭУ» шоферы һәлак булган. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз