news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч кешенең янып үлүе факты буенча җинаять эше кузгатылды

Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы яки электр приборларының кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

Татарстанда өч кешенең янып үлүе факты буенча җинаять эше кузгатылды
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозында бер торак йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта 1975 елгы ир-ат һәм аның 2002, 2012 елгы ике улының үле гәүдәләре табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт нигезендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайларның әнисе төнге сменада эштә булган. Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы яки электр приборларының кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot