news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч көн уртача салкын һава торышы булачак

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Татарстанда өч көн уртача салкын һава торышы булачак
архив

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген республика территориясендә  аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. 30-31 гыйнварда һәм 1 февральдә төбәктә уртача салкын һава торышы. Явым-төшем юк.

30-31 гыйнварда көндез һава температурасы -20, ә аязганда -25 градуска кадәр төшәчәк. 1 февральдә -15...-19 градус салкын булачак.

30 гыйнварда төнлә -10...-15 градус, калган көннәрдә көндез -7...-12 градус салкын.

Ялларда, 2 һәм 3 февральдә Татарстанда уртача салкын һава торышы. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100