Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына
Бүген Татарстанның иң зур медицина учреждениеләренә яңа җитәкчеләр билгеләнәчәк.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Татарстанның иң зур медицина учреждениеләренә: Республика балалар клиник хастаханәсе (ДРКБ), Республика клиник хастаханәсе (РКБ) һәм 21нче шәһәр поликлиникасына яңа баш табиблар билгеләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сәламәтлек саклау өлкәсендәге үз чыганагы хәбәр итте.
Моңа кадәр Республика балалар клиник хастаханәсен җитәкләгән Рафаэль Шәвәлиев Республика клиник хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнәчәк. Ә Республика балалар клиник хастаханәсен Айрат Зыятдинов җитәкләячәк.
Моңа кадәр Айрат Зыятдинов 21нче шәһәр поликлиникасын җитәкләгән иде. Рөстәм Гайфуллин әлеге поликлиниканың баш табибы итеп билгеләнәчәк. Ул 2010 елдан Республика клиник хастаханәсенә җитәкчелек итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз