news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чөгә балыгы үрчетү буенча яңа комплекс төзеләчәк

Яңа объектны Балык Бистәсе районында төзергә ниятлиләр

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел Татарстанда чөгә балыгы үрчетү буенча яңа комплексны төзү эшләре башланачак. Яңа объектны Балык Бистәсе районында төзергә ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Яңа комплекс стационар һәм йөзмә балык үрчетү заводларын үз эченә ала. Объект “2009-2010 елларда Татарстанның балык хуҗалыгы комплексын үстерү” максатчан программасына кертелгән. Комплекс федераль һәм республика бюджетларыннан финансланачак. Мәскәү – 160,3 миллион, Татарстан 69,9 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.
Сүз уңаеннан, быел Татарстанда 820 тонна балык җитештерү күздә тотыла. Узган ел ул 800 тонна тәшкил иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100