news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч ФАП, хатын-кызлар консультациясе, капиталь ремонттан соң сырхауханә ачыла

Нурлат, Чирмешән һәм Актаныш районнарында ачылачак медицина оешмалары халыкны кабул итүгә әзер.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның өч районында дәвалау-профилактика учреждениеләре ачыла. Өч яңа фельдшер-акушерлык пункты, яңартудан соң хатын-кызлар консультациясе һәм капиталь ремонттан соң сырхауханә халыкны кабул итәргә әзер. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нурлат районының Урта Камышлы авылында ачылачак ФАПта 669 кешегә, шул исәптән 108 балага хезмәт күрсәтеләчәк.

Чирмешән районында яңа ФАП Яңа Әлмәле авылында пәйда булачак. Аның мәйданы 62,5 кв метр тәшкил итә, ул 488 кешегә исәпләнгән.

Актаныш районында берьюлы өч медицина оешмасы ачыла. Әҗәкүл авылында төзелгән яңа ФАП медицина җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Анда 327 кешенең сәламәтлеге кайгыртылачак.

Актаныш үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә һәм хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт тәмамланган. Сырхауханәдә терапевтик, хирургия, йогышлы авырулардан дәвалау, тар юнәлештә эшләүче белгечләр бүлекләре, хатын-кыз һәм балалар консультациясе бар.

Ремонт барышында инженер коммуникацияләр алмаштырылган. Күкрәк читлеген тикшерү өчен яңа цифрлы рентген аппараты куелган. Сырхауханәдә “Дустанә сырхауханә” проектында каралган барлык уңайлы шартлар да тудырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100