news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч ел ярым эчендә 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән

Татарстанда Төзелеш программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алды.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). Соңгы өч ел ярым эчендә Татарстанда 700ләп спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.

Спорт инфраструктурасы республикада яшьләр мәнфәгатен күздә тотып үстерелә. Бүгенге көндә Татарстанда 850 мең яшь кеше һәм 200 мең үсмер бар, дип билгеләп үтте министр.

Татарстанда Төзелеш программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алган. Хәзерге вакытта 170 балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 90 мең бала шөгыльләнә.

Татарстанда Россиянең барлык яшьләр берләшмәләренең 12 проценты тупланган, дип җиткерде Леонов.

Республикада 68 яшьләр һәм 500дән артык балалар җәмәгать оешмалары бар, алар 300 меңләп республика халкын үзенә туплый.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов соңыннан яшьләр хәрәкәтенең актив катнашучыларына республика бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100