news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый

СМС-пропусклар исемлегендә яңа максат барлыкка киләчәк.

Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый
Владимир Васильев

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.

Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot