Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда чәчүлек мәйданнарының биш проценты иминиятләштерелгән
«Хәзер барлык чәчүлекләрнең торышы яхшы, югары уңышка өмет бирәләр», — диде Марат Җәббаров.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда чәчүлек мәйданнарының биш проценты өч млрд сумга иминиятләштерелгән. Бу якынча 150 мең гектар җир. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта әйтте.
«Саклану чаралары нәтиҗәлелеген арттыру өчен шундый бурыч куйдык — сөрүлекләре 500 гектардан артык хуҗалыкларда төрле катнашма, эремәләр ясау өчен стационар җайланмалар урнаштыру», — диде министр.
Марат Җәббаров әйтүенчә, сыйфатлы орлыклар куллану, минераль ашламалар кертү, чәчүне яхшы оештыру нәтиҗәсендә, уҗымнар яхшы тишелгән. «Хәзер барлык чәчүлекләрнең торышы яхшы, югары уңышка өмет бирәләр», — диде ул.
Татарстанда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 2,8 млн гектардан артык. Сабан культуралары 1,8 млн га тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз