news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чәчү эшләре планлаштырылган мәйданнарның 85 процентында тәмамланган

Зәй районында чәчү кампаниясе тулысынча тәмамланган, шулай ук якын көннәрдә Нурлат, Тәтеш, Тукай һәм Буа районнарында да чәчү төгәлләнәчәк.

Татарстанда чәчү эшләре планлаштырылган мәйданнарның 85 процентында тәмамланган

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре планлаштырылган мәйданнарның 85 процентында тәмамланган. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Әйтик, республика кырларында язгы культуралар 1520 мең гектарда чәчелгән, бу барлык мәйданнарның 85 проценты дигән сүз. Шуның 94 проценты — бөртеклеләр (978 мең гектар); 72 проценты — майлы культуралар (205 мең гектар); 99 проценты — шикәр чөгендере (49 мең гектар); 64 проценты — кукуруз (118 мең гектар); 82 проценты — азык культуралары (210 мең гектар)», - диелә хәбәрдә.

Министр хәбәр иткәнчә, Зәй районында чәчү кампаниясе тулысынча тәмамланган, шулай ук якын көннәрдә Нурлат, Тәтеш, Тукай һәм Буа районнарында да чәчү төгәлләнәчәк.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, быел чәчү мәйданнарының структурасында кайбер үзгәрешләр бар. Базардагы тискәре конъюнктура аркасында һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәше белән шикәр чөгендере игелә торган мәйданнар 24 процентка — 50 мең гектарга (2019 елда – 64,6 мең гектарга) кадәр киметелгән. «Узган еллардагы кебек үк, үзебезне шикәр комы белән тәэмин итәргә һәм артыгын Россия базарына чыгарырга ниятлибез», - диде докладчы.

Майлы культуралардан рапс мәйданнары 25 мең гектарга арттырылган, көнбагыш мәйданнары исә 5 мең гектарга киметелгән. Тулаем алганда, Татарстанда чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә, дип искәртте Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100