news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч балалы гаиләләр саны арткан

Республикада өченче бала туу күрсәткече 1,3 процентка арткан, хәзер бу сан 16,4 процент тәшкил итә.

Татарстанда өч балалы гаиләләр саны арткан
Владимир Васильев

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2019 елда Татарстанда гаиләдә өченче бала туу күрсәткече арткан — хәзер ул туучыларның гомуми саныннан 16,4 процентны тәшкил итә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искәрткәнчә, өченче бала туганнан соң хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә

«Әгәр 29 яшькә кадәрге хатын-кызның өченче баласы туа икән, ул 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча ала. Бу — гаиләләр өчен җитди ярдәм. ТР Президенты кушуы буенча бу чара 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла», — диде Зарипова.

Мондый түләүне алу күп вакыт таләп итми. Мәсәлән, Вероника һәм Андрей Айдашевларның өченче баласы ике ай элек кенә туган, гаилә документларын тапшырган һәм киләсе ел башында 100 мең сум акча алачак. Ә бүген Айдашевларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

«Без акчаны ипотека хисабына салачакбыз. Безнең өчен мондый сумма — ул бик яхшы ярдәм. Республикада гаиләләр өчен шундый яхшы мөмкинлек булуына бик сөенбез», — диде Вероника Айдашева.

Шулай ук республика түләүләре ярдәмендә быел Татарстанда беренче бала туу санының тотрыклы күрсәткече сакланып калды. 2018 елдагы кебек, ул 38,9 процент тәшкил итте. Авылда яшәүче 25 яшькә кадәрге әниләргә беренче бала тапканда бер тапкыр 50 мең сум акча бирелә.

«Без Татарстан районнарында туучылар санын анализлаганда, 2016-2017 елларда авылда туучылар саны кимү ягына баруына игътибар иттек. Бу чаралар үз нәтиҗәләрен бирде. Россиянең кайбер субъектларыннан аермалы буларак, бездә беренче бала туу буенча кискен кимү күзәтелмәде», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

2019 елның 20 декабренә яңа түләү алу өчен Татарстан авылларыннан беренче баласын тапкан 1861 хатын-кыз һәм өченче балалары туган 375 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән инде.

2019 елның декабрендә ел саен уздырыла торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин илдә туучылар санын арттыру буенча тулы бер чаралар комплексы ниятләнүен әйтте. «Без беренче бала өчен дә тулы бер чаралар системасын, ана капиталын билгеләдек, кулланыла торган ана капиталы мөмкинлекләрен киңәйттек, пособиене алуга кагылышлы үзгәрешләр керттек», — диде Путин.

Ул, шулай ук, гаилә ипотекага кертә һәм торак шартларын яхшырта алсын өчен, өченче балага 450 мең сум акча түләү турында карар кабул ителүен дә искәртте.


Галерея: Многодетная семья Айдашевых оформляет документы на получение республиканской выплаты
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100