Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда, өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, 5 кеше зыян күргән
Хастаханәдә өч кеше кала, берсе тотрыклы авыр хәлдә
(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Апас районында булган автоһәлакәт сәбәпләрен Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ачыкларга туры киләчәк.
Һәлакәт 2 гыйнварда Казань – Ульяновск трассасында Апас бистәсеннән 7 км ераклыкта булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, өч автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, 5 кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала да.
“Юл-транспорт һәлакәте урынына Апас районы ашыгыч ярдәм-фельдшер бригадасы барган. Зыян күрүчеләрнең барысы да Буа Үзәк район хастаханәсенә озатылган: 4 кешенең хәле уртача дәрәҗәдә авыр булса, 1 кеше бик авыр хәлдә”, - диелгән хәбәрдә.
“Татар-информ” МА на ведомствода белдерүләренчә, ике пациентны караганнан соң, өйләренә җибәргәннәр. Хастаханәдә өч кеше кала, берсе тотрыклы авыр хәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз