Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өч атна дәвамында Яңа ел хөрмәтенә 500 дән артык чара үткәрү ниятләнә
Татарстанның мәдәният министры республика театрларының бай программа әзерләвен билгеләп узды.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елның 20 нче декабреннән 2018 елның 15 нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының дәүләт театрлары һәм музей учреждениеләрендә 500 дән артык чара уздыру планлаштырыла. Бу төрле тамашалар, концертлар, балалар өчен спектакльләр, күргәзмәләр, күңел ачу чаралары. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яңа ел хөрмәтенә бәйрәм чараларына багышланган брифингта билгеле булды.
Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бәйрәм көннәрендә уздырылачак кайбер чараларны санап үтте. 20 нче декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур Концертлар залында Россия дәүләт Большой театр солисты Роман Муравицкий катнашында “La Primavera” Казан камера оркестрының “Опера под Рождество” концерты күрсәтелә. 24 декабрь -13 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының “Сказка о царе Салтане”, “Новогодний вечер с Максимом Дунаевским”; Татарстанның Дәүләт камера хорының “Алтын граммофон”; “Кружится метелица”, “Новый год по-Венски”, “Рождество при свечах”, “В джазе только девушки” Раштуа фестивальләре, “Снегурочка” Яңа ел тамашасы һәм башкалар узачак.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бәйрәм программасы әзерләгән. 21 нче декабрьдән 7 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм балалар вокал, хореографик, театр студияләрендә шөгыльләнүчеләр катнашында “Необыкновенное космическое путешествие” тамашасы узачак. 22 нче декабрьдән 4 нче гыйнварга кадәр Татарстанның Филармония даз-оркестры катнашында “Аленький цветочек”, “Нехочуха”, “Буратино” Яңа ел спектакльләре көтелә.
25 һәм 26 нчы декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында И.Штраусның “Летучая мышь” опереттасын карап булачак. 27-28 декабрьдә Операда Яңа ел балы оештырыла. 29-30 декабрьдә, шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә Казан хореография училищесы укучылары катнашында “Морозко” театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителә.
20 нче декабрьдән 14 нче гыйнварга кадәр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачыларын “Малыш һәм карлсон”, “Подарки Деда Мороза” спектакльләре белән сөендерәчәк. Программада, шулай ук, Кыш Бабай, Кар Кызы, “Новогодние приключения бременских музыкантов” әкият персонажлары катнашында елка тирәле интермедия каралган.
20 декабрь-6 гыйнвар көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен “Что такое Новый год?”, “Али баба и три разбойника”, “Шүрәле онлайн” спектакльләре күрсәтеләчәк.
Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исә 20-30 декабрь көннәрендә “Удивительное путешествие кролика Эдварда” спектаклен һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенын тәкъдим итә.
Татарстанның муниципаль берәмлекләрдәге театрлары да Яңа ел программасы әзерләгән. Әлмәт татар дәүләт драма (21-27 декабрь), Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры (20 декабрь-5 гыйнвар), Буа дәүләт драма театры (23-30 декабрь), А.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры (21 декабрь-6 гыйнвар) балалар өчен төрле тамашалар әзерләгән.
Татарстанлылар өчен музей һәм музей-тыюлыкларда да эчтәлекле бай программа тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз