news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Cessna самолеты һәлакәткә юлыккан, пилот һәм пассажир һәлак булган

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда җиңел моторлы самолет һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Cessna-172 самолеты Шәмәрдән авылында шәхси торак йорт бакчасына төшкән. Пилот һәм пассажир һәлак булган. «Татар-информ»га билгеле булганча, самолетта инструктор һәм укучы булган.

Җирдә җимерелүләр, шулай ук һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot