Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда чесбол буенча «Татмедиа» кубогын уздырырга планлаштыралар
Татарстанда «Татмедиа» Кубогына чесбол буенча республика ярышларын уздырырга планлаштыралар. Бу хакта бүген Менделеевскида узган «Геройлар ярышы» вакытында Чесбол федерациясе җитәкчесе һәм уенның концепциясе авторы Степан Сильвестров хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, күптән түгел «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков шундый теләк белдергән.
«<...> без чыннан да «Татмедиа» Кубогына командалар җыя алабыз. Безнең Казан федераль университетында бик яхшы берничә командабыз бар, КНИТУ - КАИда да команда бар. Энергетика [университетында] шахматчылар мәктәбе бик көчле», - дип санап китте Чесбол федерациясе башлыгы.
«Һәм медицина институты (Казан медуниверситеты – искәрмә. Т-и) - анда да шахмат мәктәбе көчле. Өстәвенә, безгә мөрәҗәгать итүче компанияләр, без аларны да җәлеп итәчәкбез. Ягъни без чыннан да яшьләр арасында Татарстан Республикасы буенча «Татмедиа» Кубогын ясый алабыз», – дип ассызыклады Сильвестров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз