Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда чакырылыш комиссиясе составы үзгәрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда республиканың резерв чакырылыш комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде. Әлеге карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Аерым алганда, Татарстан чакырылыш комиссиясе составыннан Татарстан Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем һәм фәнни тәэмин итү бүлеге башлыгы Андрей Выборнов, Татарстан Спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин чыкты.
Комиссия составыннан шулай ук Республика клиник наркология диспансерының психиатр-наркологы Нина Федотова һәм Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе штабы башлыгы урынбасары Сергей Якушев чыгарылды.
Шул ук вакытта республиканың чакырылыш комиссиясе составына ике табиб кертелгән: Татарстан Хәрби комиссариатының хәрби-табиб экспертизасы үзәге табиб-терапевты Оксана Бурлак һәм Республика клиник наркология диспансерының психиатр-наркологы Лариса Жолобова.
Үз чиратында Татарстанның чакырылыш комиссиясенең резерв составыннан 11 кеше чыгарылды. Аны шулай ук ике табиб тулыландырды: Республика клиник наркология диспансерының психиатр-наркологы Светлана Тресорукова һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табиб-офтальмологы Тимур Хәйбрахманов.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белергә түләүчеләр heroes-tatarstan.ru сайтына яки 117 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз