news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды

Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды: 2,58 млн гектар мәйданда чәчү үткәрелде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәчү мәйданнары 2 млн 580 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән 1 млн 660 мең га сабан культуралары.

Чәчү мәйданнары структурасында бөртеклеләр – 1 млн 190 мең гектар, майлы культуралар – 670 мең, шикәр чөгендере – 53 мең гектар.

Агымдагы елда 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә ниятлиләр.

Бүгенге көнгә 30 район терлек азыгы әзерләүгә чыккан. 3,4 мең тонна печән, 94,2 мең тонна сенаж әзерләнгән. Иң күп сенаж Минзәлә районында – 12,6 мең тонна, Мөслим районында – 8,9 мең тонна һәм Азнакай районында – 8,7 мең тонна.

news_right_1
news_right_2
news_bot