Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда чәчү кампаниясе ахырына якынлаша
Татарстанда сабан культураларын чәчү кампаниясе тәмамланып килә. Бүгенге көнгә эшләр 1 млн 611 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 94 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Утырышны барлык муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Дмитрий Яшин сүзләренә караганда, бүгенге көндә җылылык сөюче культуралар чәчү дәвам итә. Аерым алганда, кукуруз (15 мең га), соя (1,9 мең га) һәм карабодай (3,6 мең га) чәчелгән. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләр утырту да төгәлләнеп килә. Алты районда сабан культураларын чәчү тулысынча төгәлләнгән инде, калган районнар эшләрне якын арада төгәлләргә уйлыйлар.
Параллель рәвештә республикада азык әзерләү кампаниясенә әзерлек бара. Агымдагы елда, күчмә запасларны исәпкә алып, 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләү планлаштырыла. Кышлауга ел ярымлык азык запасы белән керергә кирәк, бу шартлы бер баш терлеккә 40 центнер туры килә.
Хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләү 11 районда башланган инде. 23 мең тонна сенаж һәм 2,5 мең тонна печән әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз