news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының әзерлеге 98 процент тәшкил итә

Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. 10 мартка тракторларның әзерлеге – 95, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының әзерлеге 98 процент тәшкил итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә тиешле запас частьләрнең 79 проценты (бу - 5,2 миллиард сумның 3,9 миллиарды) сатып алынган.

Залаков сүзләренчә, Азнакай, Алабуга, Зәй, Сарман, Актаныш һәм Түбән Кама районнарында туң туфракта көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр инде. Көзге культураларның торышы хәвефкә салмый – көннәр җылытканчы аларга кышлау өчен оптималь шартлар урнашты.

Бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярмалы культура орлыклары белән тәэмин ителеш иминият фондын исәпкә алып 129 процент тәшкил итә, тиздән аларның чәчү сыйфатларын тикшерү тәмамланачак.

«Яңарту өчен орлык запасы җитәрлек, югары репродукцияле орлыкларга кагылышлы тәкъдимнәр слайдта бар, вакытында сатып алуны оештыруыгызны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Залаков район башлыкларына.

Бүгенге көндә 1 гектарга 60 килограмм минераль ашлама тупланган, бу узган елга караганда 12 килограммга (2022 елда 48,4 килограмм булган) артыграк. Әмма кайбер районнарда ул 40 килограммнан да азрак. Ашлама сатып алу өчен хуҗалыкларга бюджеттан ярдәм күрсәтелә. Тулаем алганда, 1 апрельгә кадәр хуҗалыкларга 3,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, аны чәчү кампаниясенә әзерлек эшләрендә файдаланырга кирәк.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100