news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чәчү эшләренең 80 проценты диярлек төгәлләнгән

Татарстанда чәчү эшләренең 79 проценты башкарылган, 1455500 гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. Тәтеш, Зәй һәм Буа районнары эшләрне 90 проценттан артыкка үтәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Терлек азыгы әзерләү техникасын ремонтлау эшләрен төгәлләргә, сенаж траншеяларын әзерләргә кирәк. Кыска вакытта терлек азыгы әзерләүгә һәм күпьеллык үләнне җыярга чыгарга кирәк», - диде районнар белән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматлары буенча, 3 майга күпьеллык үләннәрнең биеклеге 12-25 см булган. «Бу майның икенче декадасында чабарга була дигәнне аңлата. Протеинлы терлек азыгы җыеп алу мөмкинлеге булачак», - диде ул.

Терлек азыгы әзерләү өчен республика хуҗалыкларында 808 үзйөрешле азык җыя торган комбайн, 523 үзйөрешле чапкыч, 4688 трактор чапкычы, 1864 пресслаучы-җыючы агрегат бар.

Министрлык терлек азыгы җыю техникасын ремонтлауны 10 майга кадәр төгәлләргә кушты. 1 майга комбайннарның әзерлеге 85 процент тәшкил итә. Тукай, Бөгелмә, Спас, Кама Тамагы районнары графиктан калыша, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100