news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда бюджет оешмаларында эшләүчеләр хезмәт хакын арттыруны таләп итә

Бүген Казанда узган пикетта йөзгә якын кеше - бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм югары уку йортлары студентлары катнашты

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюз акциясе Казанның Ирек мәйданында дәвам итте. ТР Министрлар Кабинеты бинасы каршында узган пикетта йөзгә якын кеше - бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.
Алар 2010 елда бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләү, 2011-2013 еллар бюджетында хезмәт хакын еллык индексацияләүгә акча күздә тоту, быел һәм алдагы өч елда стипендияләрнең күләмен арттыруны таләп итә.
“Бүгенге көндә бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы шактый түбән. Республикабызда хезмәткә түләүдә яңа системага күчүгә бәйле рәвештә мәгариф хезмәткәрләренең эш хакы артса да, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре 2008 елдан бирле аның артуын тоймады. Быелның декабреннән югары мәктәп хезмәткәрләренең эш хакы һәм студентларның стипендияләренә бер тапкыр да индексация ясалмады. Шул ук вакытта бәяләр һәм тарифлар ел саен арта”, - диде республика профсоюзлар оешмасы рәисе Юрий Прохоров.
Аны һәм башка протест белдерүчеләрне аңларга була: Росстат мәгълүматларына караганда, 2010 елның апреленә сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең – 17,6 проценты, мәгариф хезмәткәрләренең – 23,3, ял, күңел ачу, мәдәният һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләрнең 25,4 процентының хезмәт хакы яшәү минимумыннан да ким.
“Профессорның хезмәт хакы – 5800, доцентныкы – 5400 сум. Галимнәрнең хезмәтен шулай бәяләү – көлке. Сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр хакында да шуны ук әйтергә мөмкин, - дип сүзен дәвам итте Юрий Прохоров. – Без инфляция дәрәҗәсендә ел саен индексация ясауны таләп итәбез. Әмма хезмәт хакына ике ел дәвамында индексация ясалмаганлыктан, хәзер аны кимендә 30 процентка арттырырга тиешләр”.
ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованың сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда бюджет оешмаларында эшләүче 300 меңгә якын кеше исәпләнә. “Без үз таләпләребезне Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә җиткерергә телибез. Бу кешеләрнең эш бирүчесе – ил һәм республика Хөкүмәте бит”, - диде Татьяна Водопьянова журналистларга биргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100